Описание
Без дуслар!!! hэм без гел бергэ!!!
ТЭКЕРМЭН - безнен туган авылыбыз!!!
Әйе, һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле һәм якын. Барыбыз да туган-үскән җирләребезгә кайтырга ашкынып, омтылып яшибез.
Татар халкында элек-электән «Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең» - дигән әйтем яши. Мин дә бу әйтем белән килешәм һәм әти-әниемнең туган якларына, Тәкермәнгә юл тотырга булдым. Мондагы кызыклы, кызганыч һәм ышанып бетмәслек вакыйгалар белән бүлешмичә калсам, үземне гаепле дип санар идем. Чөнки авылыбызның табигатен, кешеләрен, кызыклы вакыйгаларын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый.
Минзәлә районының көнчыгышында урнашкан бу кечкенә авыл, шулай ук зур булмаган: Кадрәк, Җәмәк, Наратлы кичү , Юшады hэм башка авыллар белән янәшә тора. Бу авылларны Минзәлә елгасының гүзәл табигате үзенең якты хатирәләре белән берләштереп тора.
Тәкермән авылы кечкенә генә булса да бер урам булып сузылып, иркен болыннарга юл тота. Шушы юл буйлап барсаң сихри, зифа каенлыкларда югалырсың кебек тоела. Бу каеннар әле генә янган шәмнәр сурәтен күз алдына китереп тора. Бу күренешләр аеруча көз көннәрендә онытылмас хисләр калдыра.
Авылның арткы ягына чыга торган юл буйлап барсаң, авыл халкының иң матур урынына, күл буена килеп чыгасың. Көндезләрен монда җиләк җыеп, балык тотып, хуш исле чәчәкләр исенә мавыгып ял итәргә, ә кичләрен дуслар белән җыелышып, учак ягып күңел ачарга була.
Аеруча җәй көннәре Тәкермән шау-гөр килеп тора. Урамнар яшьләр, өлкәннәр белән тула.
(Чулпан,Лилия )
Яратам авылым Тэкермэнне,
Анын урман,болын,кырларын,
Ишегалдындагы милэшлэрне,
Шаулап торган кин басуларын!
Жэйлэре бигрэк тэ сагындыра,
Минзэлэдэ су керулэре.
Эссе матур кондэ иртэ таннан алып,
Кичкэ кадэр коту котулэре!
Э кичлэрен дус кызларым белэн
Бергэлэшеп козге алдында
Бизэнэбез,чэчлэрне тарыйбыз Матур булып клубка чыгарга!
Эх клубым минем,агач клубым
Бэлэкэй генэ,иске булсан да
Сине дэ мин улеп сагындым шул Онытмыйм,Чаллыда торсам да!
(Айгуль)