АТАБАЙ

  • Подписчики: 148 подписчиков
  • ID: 5286523
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
закрытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club5286523

Описание

Атабайлар әйдә атабайга:)АТАБАЙ ТАРИХЫ.... Атабай... Исеме җырларга кергән, табигате искиткеч гүзәл булган борынгы һәм бай тарихлы татар авылы. Атабай Чулман елгасының уңъяк ярында, елганың тамагында, Идел белән Чулман елгалары кушылган урында урнашкан. Татарстанның башкаласы Казаннан Атабайга – 65, ә Лаеш су аша күренеп тора – 20; әйләнеп барсаң – 95 километр. “История Лаишевского края” китабыннан күренгәнчә, безнең эрага кадәр үк иске Атабай авылы территориясендә борынгы кабиләләр яшәгән, икенче төрле әйтсәк ул урынны “Атабай торулыгы” дип йөртәләр. Бу истәлекле урын бронза дәверенә карый ( б.э.к. 15-12 йөзләр). Беренче тапкыр 1870-82 елларда А.А.Штукенберг белән Н.Ф.Высоцкий тарафыннан тикшерелә. Халкы терлекчелек, игенчелек, балыкчылык, аучылык, һөнәрчелек белән көн күрә. Тораклар, башлыча, яртылаш җиргә казып салынган. Мәетләрне җир казып һәм кабер өстенә җир өеме (курган) ясап та күмгәннәр. Шулай ук соңрак А.П.Смирнов һәм А.Х.Халиков җитәкчелегендәге археологик экспедиция нәтиҗәләре моның ачык бер дәлиле булып тора.Казу эшләре барышында бик күп борынгы кеше сөякләре, чүлмәк китекләре, борынгы кораллар һ.б. табылган. Әле дә булса иске авыл урынында борынгы әйберләр табылгалап тора. XVIII йөз мәгълүматлары тупланган тарихи чыганакта Атабай авылында 58 ясак түли торган, 2 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә (сборник 1908, №5, 6, б.178). А.Артемьев мәгълүматлары буенча, Кама иделе ярындагы Атабай авылында 85 хуҗалыкта 223 ир-ат һәм 263 хатын-кыз исәпләнгән, бер мәчет булган (Список 1866, №965, б. 52). И.А.Износков (XIX йөз) мәгълүматларына караганда, Атабай авылы Каманың уң ягына утырган. Авылдагы 92 хуҗалыкта мөселман дине тотучы 347 ир-ат һәм 250 хатын-кыз көн күргән. Авыл янында иске зират булган, аның Кама юган урыннарыннан кеше сөякләре һәм көмеш акчалар тапканнар (Список 1895, XIV, 28). 1898 елда авылда татарлар яши дип искәртелә (Список 1898,№284, б. 27). Атабай авылы В.П.Семенов редакцияләгән тарихи чыганакта түбәндәгечә сыйфатлана. “Атабайда 800 ләп татар кешесе яши, мәчет, почта станциясе һәм Кама аша кичү бар” (Россия 1901, 26, 112, 359-360). К.П.Берстель Атабай авылында барлыгы 576 татар кешесе яшәгәнлеген искәртә (Список 1908, №42, б. 123). Атабай авылының килеп чыгышы турында төгәл мәгълүматлар юк. Шул ук “ История Лаишевского края” китабында Атабай Казан ханлыгы чорында булган авыллар исемлегенә кертелгән. Димәк, авылыбыз – Казан ханлыгы чорында ук яшәгән бик борынгы авыл. Әмма, Явыз Иван басып алганнан соң, күрше Ташкирмән һәм Сиңгел кебек авыллар чукындырылганда, ул ничек чукындырылмыйча калган?! Төгәл фактлар булмаса да, Атабайның килеп чыгышы һәм ничек чукындырылмый калуы турында бик күп риваятьләр сөйли. Беренче риваять буенча, безнең авыл урнашкан урынга өч кеше килеп, йортлар салганнар һәм шунда яши башлаганнар. Алар балык тоту белән шөгыльләнгәннәр. Йортлар күбәю белән, авылга исем бирү мәсьәләсе туа. Уйлый торгач,