Описание
Бигәнәй авылынын тарихы бик озын хәм кызыклы. Авыл элек-электән ук икегә булеп йортелгән. Аларны, бары тик, Казкаш елгасы гына булә. Анын берсе Ак-кул Бигәнәй, ә икенчесен Казанчы Бигәнәй дип йортәләр. Ни очен ике якка шундый исемнәр бирелгән сон? Халык сойләвенә караганда, элек Казанчы Бигәнәй ягына «казнашлар», ягъни Казанлылар кучеп килгән. Шуннан ул Казанчы Бигәнәй дип аталган.
Э Аккул Бигәнәйнен исеме болай килеп чыккан:
«Борын-борын заманда авылнын зират астындагы куленэ бик куп булып аккошлар, кыр казлары килгэн хэм кул осте ап-ак булган. Шуна курэ авылга Аккул Бигэнэй дип исем биргэннэр. Э «Бигэнэй» дигэн сузгэ килгэндэ ул Бигэнэй исемле, безнен авылга килеп урнашкан, бер башкорт картынын исеменнэн чыгып куелган.
Бигэнэй авылы элек-электэн ук матурлыгы белэн тирэ-юньдэ дан тоткан авыл булган. Анын чылтырап агучы чишмэлэре генэ дэ ни тора! Хщр жирдэ яшеллек, сафлык!
Авыл тэбигате белэн генэ тугел, кешелэре белэн дэ дан тоткан. Казанчы Бигэнэй ягында хэзер «хэзрэт бакчасы» дип аталучы бакча бар. Бу безнен бабаларыбыз заманыннан ук калган бакча. Бакча шул кадэр матур булган, ана ботен кеше сокланган. Бу бакчада нинди генэ улэн, койма буйларында нинди генэ агач усмэгэн! Таннарын шул агачларга кунып сандугачлар сайраган, бакча уртасында кул булган, э кулдэ аккошлар, урдэклэр йозеп йоргэн. Кыскасы, бу бакча экият доньясын хэтерлэткэн. Менэ шушы агачлар арасында, бакчанын нэкъ уртасында, каралты-куралары белэн бер йорт балкып торган. Бу йортта авылнын ишан-хэзрэте яшэгэн.
Бакчанын тышкы ягында мэчет булган, анда ишан-хэзрэт гарэп телендэ балалар укыткан.
1905 нче елда ишан-хэзрэт беренчелэрдэн булып Бигэнэйгэ тупыл агачлары алып кайтып утырткан. Анын утырткан агачлары бугенге кондэ дэ, авылыбызнын ин укымышлы, хор фикерле кешесен искэ тошереп, талгын искэн жилдэ шаулап утыралар эле.
Ишан-хэзрэт халык кунеленэ зирэк акыллы, укымышлы, ярдэмчел кеше булып кереп калган. Халык ишан-хэзрэт каберлеген буген дэ карап, тэрбиялэп тора.
Аккул Бигэнэй ягында зур мэчет буган. Ул мэчеттэ Йосыф мулла идарэ иткэн. 1919 нчы елда Йосыф мулла улгэн хэм шу лук елнын 20 нче октябрендэ мэчет янган. Бу елларда халыкнын матди ягы начар булганлыктан, янган мэчетне торгыза алмыйлар. Бары тик, тугыз елдан сон гына, 1928 нче елда мэчетне аякка бастыра алалар. Анда Вэлиэхмэт мулла идарэ итэ башлый. 1937 нче елда аны муллалыктан тошерэлэр, хэм (!) ул коммунистлар партиясенэ керэ. 1943 нче елны авырып вафат була.